5 март көнне Нефтекама дәүләт филармониясе залында “Мин татарча сөйләшә беләм” олимпиадасының тантаналы бүләкләү чарасы узды.

Олимпиадада барлыгы Нефтекама шәһәренең төрле мәктәпләреннән 61 укучы һәм 19 ата-ана катнашты. Чара бик матур һәм оешкан рәветшә үтте. Олимпиадада катнашкан һәр кеше чарадан соң тагын да илһамланып, туган телен камил белүе белән горурланып, дәртләнеп таралды. Барлык катнашучыларга, укытучыларга, чакырылган жюри әгъзаларына һәм олимпиаданы оештырырга ярдәм иткән иганәчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Эльдар Валидов
Рустам Уразаев
Ильдус Кагарманов
Розалия Сафиуллина
Управление образования го г. Нефтекамск