Зур көч һәм тырышлык белән әзерләнеп көтеп алган, мәктәбебездә, «Мин татарча сөйләшә беләм» дип исемләнгән татар теленнән олимпиада үтте.



Олимпиада ике көн дәвамында барды. Беренче көнне - укучылар, икенче көнне - ата-аналар өчен оештырылды. Бу «ярышта» 5-нче сыйныфтан алып 9-нчы сыйныфка кадәр укучылар һәм ата-аналар үз көчләрен сынап карый ала иде. Барлыгы 84 катнашучыдан 59 укучылар һәм 25 ата-аналар булды. Олимпиада укучылар һәм ата-аналар арасында татар телен үстерү максаты белән белән үткәрелде, шунлыктан олимпиаданың биремнәре дә татарча сөйләшә белү ягын тикшерүдә торды. Барлык катнашучыларга өч этап үтеп үзләрен сынап карарга туры килде.

Жюри әгъзаларының гомуми тәэсирләре буенча, шәһәребез татар телендә сөйләшә белүчеләргә бай. Димәк, бу байлыкны саклап калып киләчәк буыннарга да җиткерергә кирәк.
Барлык катнашучыларга, укытучыларга, чакырылган җюри әгъзаларына һәм шушы олимпиаданы оештырырга ярдәм иткән спонсорларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Фотосүрәтләр https://drive.google.com/drive/folders/1hXJcPZ3uBQbJC..

https://vk.com/belem_school?z=video-201490536_456239172%2Fb5119be0601319821f%2Fpl_wall_-201490536

Вот и прошло награждение по олимпиаде разговорного татарского языка «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ БЕЛӘМ».
На красивой сцене Нефтекамской государственной филармонии были вручены дипломы, сертификаты и подарки всем участникам олимпиады.
Нас порадовали своим выступлением ученицы нашей школы прекрасным прочтением стихов на татарском языке, песней «Тала-тала» вокальная группа школы «Белем егетләре», потрясающе и виртуозно исполненный танец от ОАЭСТ «Виктория». Это был настоящий праздник родного языка.
Нашими спонсорами были подарены сертификаты в развлекательный центр «Space Flip», мощные пауербанки, медали, электросамокаты.
Выражаем огромную благодарность всем организаторам, участникам, гостям и спонсорам мероприятия.
Особую благодарность хотим высказать ООО «Радиус» и коллективу Нефтекамской государственной филармонии.

 

https://vk.com/belem_school?z=video-201490536_456239177%2Fa3a15a516a2c9be19d%2Fpl_wall_-201490536