Жанр: Книги на башкирском языке

Күренекле балалар язучысы, шагыйрь, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының, атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Әлеге китапта Көрән-Бакый атлы кырмысканың, Нур-Задә исемле арыш егетенең нинди батырлыклар эшләве, Илгизәр исемле малайның дөнья буйлап cәяхәте, әтәч белән тавыкның төлкене җиңүе, «ике»леләр белән «биш»леләр көрәше укучыларыбыз өчен дә мавыктыргыч булыр.