В преддверии каникул в школе состоялся новогодний спектакль на татарском языке. В ролях - наши ученики.
Безнең мәктәптә Нефтекама шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе катнашында “Урман мәктәбе” яки “Яшьлек аланы” исемле Яңа ел әкияте куелды. Әкиятнең авторы – ансамбльнең җитәкчесе Вәлиева Светлана Хафиз кызы. Әкияткә укучылар алдан ук әзерләнде: костюмнар тектеләр, персонажларның сүзләрен ятладылар, декорация ясадылар.
Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерү аша милли традицияләрне һәм туган телне саклауга юнәлтелгән. Әкиятне куюда татар телен белгәннәр генә түгел, ә телне аңламаган һәм аралашмаган укучылар да катнашуы бик искиткеч күренеш. Димәк, балалар үз телләрен яраталар һәм белергә омтылышлары бар, ә без, өлкәннәр, аларга ярдәм итергә тиешбез.
Балаларына туган телне өйрәнүдә булышкан, туган телгә мәхәббәт уятырга тырышкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез!